«Коймаклары һәм китаплары белән Май чабу килде»: экспресс-әңгәмә (6+)

4 мартта 15 нче санлы китапханә көн дәвамында киң даирә укучылар өчен «Коймаклары һәм китаплары белән Май чабу килде» дигән экспресс-әңгәмә уздырды.   

Масленица
IMG_20220304_130810
IMG_20220304_125831
IMG_20220304_141209

Бу көнне китапханәгә килүчеләр бәйрәмнең тарихы, исеменең барлыкка килүе, бәйрәм итү үзенчәлекләре белән таныша алды. «Беленле блиц-викторина» һәм «Бәйрәм белгечләре» викторинасы сорауларына җавап биреп, китапханәгә килүчеләр Май чабу турында белемнәрен тикшерде һәм беррәттән Русиядә аны бәйрәм итү турында кызыклы фактларны белде: «сихәтләндерү чаралары» гадәте, бәйрәмнең һәр көненең атамасы булуы һәм аларның мәгънәсе, рус классикларының әлеге чорга багышланган матур әдәбият әсәрләре һ.б. Экспресс-әңгәмәдә катнашучыларны һәр дөрес җавап өчен белен һәм чәй белән сыйладылар. Бу көнне күпләр өйләренә «Май чабуны каршылыйбыз – китапханәгә чакырабыз» дигән тематик күргәзмәдән бу бәйрәм турында китаплар һәм мәкаләләр алып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: